Менделеевскига эш визиты белән Фәрид Мөхәмәтшин килде Ул шифаханәдә булды һәм медицина хезмәткәрләре белән аралашты.

8 сентября 2021 г., среда
Менделеевскига эш визиты белән Фәрид Мөхәмәтшин килде

Ул шифаханәдә булды һәм медицина хезмәткәрләре белән аралашты.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мөхәмәтшин район башлыгы Валерий Чершинцев белән берлектә капиталь ремонттан соң шифаханәне карады.

Баш табиб Оксана Бахматова шифаханә эшчәнлеге, яшь табибларны Менделеевскига эшкә җәлеп итү турында сөйләде.

Делегация белән бергә медицина учреждениесендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов булдылар.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International