21 февральдә - Россиядә Фельдшерлар көне

24 февраля 2022 г., четверг

21 февральдә - Россиядә Фельдшерлар көне

Бу дата акыллы, кыю һәм көчле ихтыярлы кешеләргә рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат. Алар арасында – район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Елена Колесникова.
– Һәр чакыру – катлаулы имтихан һәм бердәнбер дөрес җавапны сайларга кирәк, – диде фельдшер. – Иң истә калганы буранлы юлда ашыгыч ярдәм машинасында бала таптыру. Ходайга шөкер, барысы да яхшы булды. Кайчакта нәтиҗәсез чакыруларга вакытны сарыф итәбез: авыру югары тән температурасыннан зарлана, без килүгә аның сәламәтлеге яхшырган була.
Е.Колесникованың шатлыгы үскән улы, ул коллегаларына һәм җитәкчелеккә аңлаулары һәм яклаулары өчен рәхмәтле.
– Ковид безгә нагрузканы икеләтә арттырды: чакырулар санын, авыруларны стационарга илтүне. Һәм шул мизгелләрдә сәламәтлектән дә мөһим нәрсә юклыгын аңлыйсың. Шуның өчен үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, – дип теләкләрен белдерде Елена Евгеньевна.
/ фото Е. Колесникова архивыннан

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International