QR-кодтан куркырга кирәкми
11 октябрьдән сәүдә үзәкләренә, спорт залларына һәм рестораннарга махсус QR-код булганда гына керергә мөмкин. Ул тулысынча вакцина ясатучыларга яисә авырып терелүчеләргә бирелә. Шулай ук куар-кодсыз 400 метрдан да зуррак мәйданлы азык-төлек сатылмаучы кибетләргә керү тыела. Менделеевскида мондый чикләүләр Чоловский, 15 урамындагы «Мандарин» сәүдә үзәгенә, Фомин,14А урамындагы “Находка” кибетенә кертелгән.