Шәһәр һәм районда коронавирус чигенми
Уңай булмаган эпидемиологик хәл сәбәпле, районда 21 февральгә кадәр массакүләм чаралар үткәрелми. Коронавирус инфекциясе таралу барышы һәм аны профилактикалау турында Роспотребнадзорның район баш белгеч-эксперты Ирина Вахонина сөйләде.
Районда коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 106 очрагы теркәлгән. Шуларның – 44 очрагы 18 яшькә кадәрге балалар арасында. Ирина Алексеевна профилактика чараларын үтәргә кирәклеген искә төшерде: кулларны сабын белән еш юарга, битлектә йөрергә һәм социаль дистанцияне сакларга.