Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла

24 февраля 2022 г., четверг

Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла

21 февральдә, коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чир белән авыру фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Битлек киюне дәвам итәбез.
21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, рестораннар, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак. Залларны 70 процентка тутырырга ярый. Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-код күрсәтергә кирәкми.
Дүшәмбедән республикада ваклап сату кибетләренә төнлә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук мунчалар һәм сауналар да төнлә эшли алачак. 21 февральдән балаларга әти-әнисез сәүдә үзәкләренә йөрергә рөхсәт ителә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International